Для авторизации на текущем портале в Вашем профиле ЕСИА должно быть заполнено поле "Электронная почта"

Республиканские порталы Карта сайта Вход

Муниципальный район Кушнаренковский район Республики Башкортостан

Егетләрчә кул кысышу көндәшләрне кыйрата

29 Января 2019
20
0

Кушнаренко районы хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Руслан Гыйззәтуллин, "Кристалл" хоккей командасы спортчыларын җиңү белән тәбрикләп, кулларын кысты һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

А. В. Тарасов исемендәге "Алтын шайба" хоккей клубының 2018-19 еллардагы кышкы сезоны ярышларында 2004-05 елгы үсмерләр арасында Кушнаренко районының "Кристалл" командасы уенчылары беренче урынны яулады.

Әлегә бик зур үсмәсәләр дә, боз мәйданында чын егетләрчә алышкан малайларның кулын Руслан Ринат улы егетләрчә кысты.

- Районда ябык шугалак булырга тиеш, без бу мәсьәләне хәл итәчәкбез, - ди район җитәкчесе. - Әлегә без яшь, дәртле һәм көчле җыелма команданың һәр уенчысына - 2 мең сум, тренерга 10 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырдык. Район мәнфәгатендә эшләүче һәркемгә ярдәм итәргә әзербез. Егетләргә зур рәхмәт!

Команда тренеры Артур Хәбиров котлаулар өчен рәхмәт белдерде.

- Җиңәргә кирәк иде, һәм без моны эшләдек тә! - диде ул.

https://kiziltan.ru/sport/18372-egetlrch-kul-kysyshu-kndshlrne-kyyrata.html

Открой Свою Республику: открытаяреспублика.рф
  • Егетләрчә кул кысышу көндәшләрне кыйрата