Для авторизации на текущем портале в Вашем профиле ЕСИА должно быть заполнено поле "Электронная почта"

Республиканские порталы Карта сайта Вход

Муниципальный район Кушнаренковский район Республики Башкортостан

Урра! Бронза - Кушнаренкода!

26 Февраля 2019
6
0

Районның "Кристалл" командасы Русия күләмендә узган яшь хоккейчылар ярышында өченче урынга чыкты.

Кисә Салават шәһәрендә Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын шайба" Бөтенрусия хоккей ярышлары тәмамланды. Анда Калининградтан Камчаткага кадәр 16 команда ярышты.
Башкортстан данын моңа кадәр республика ярышларында җиңүче "Кристалл" командасы яклады. Кушнаренколылар, Калининград өлкәсеннән килгән команданы җиңәлмәсә дә, Чиләбе, Орел, Самара өлкәләре һәм Татарстан командаларын кыйратты һәм җиңү пьедесталының өченче баскычына күтәрелде.

- Җиңүләр җиңел бирелми, - ди "Кристалл" хоккей командасы тренеры Артур Хәбиров. - Монысы да шулай булды. Узган ел бу ярышларда без дүртенче булдык. Быел бер баскычка күтәрелдек. Районда спортка игътибар арта, безнең җиңү моңа җавап булсын!

Источник: https://kiziltan.ru/sport/19142-urra-bronza-kushnarenkoda.html

  • Урра! Бронза - Кушнаренкода!