Для авторизации на текущем портале в Вашем профиле ЕСИА должно быть заполнено поле "Электронная почта"

Республиканские порталы Карта сайта Вход

Муниципальный район Кушнаренковский район Республики Башкортостан

"Без бу көнне күптән көттек!"

1 Ноября 2019
9
0

Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында алдагы 6 елда илдә 12 юнәлеш буенча гомумдәүләт проектлары гамәлгә ашырыла. Шулар арасында "Мәдәният" проекты да бар. Аңа ярашлы, Башкорстанда бик күп файдалы эшләр башкарыла.

Бүген Кушнаренко район үзәгендә заманча кино залы ачылды. Ул күпкырлы мәгълүмати һәм мәдәни үзәк тә булып тора. Әлеге объект - районда яшәүчеләргә дуслар белән очрашу, кызыклы ял итү өчен менә дигән урын. Анда дөнья прокатының соңгы яңалыклары күрсәтеләчәк.Кинозал заманча яңгыраш тудыра торган күп каналлы тавыш системасы белән җиһазландырылган, ә 3D форматындагы экран заманча фильмнар күрсәтүгә юнәлтелгән.
Биредә беренче тапкыр күрсәтелгән фильмны карарга район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин, Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ринат Халиков, Уфа шәһәре хакимиятенең мәдәният һәм сәнгать идарәсе начальнигы Шамил Абдраков, «Башкортостан» киностудиясе директоры урынбасары Илгиз Бикбаев, прокат начальнигы Тимур Йосыпов, шулай ук БСТ хәбәрчеләре һәм район халкы килде. Аларга режиссер Александр Галибинның "Сестренка" хәрби драмасы тәкъдим ителде.
Кинозал хәвефсезлек кагыйдәләрен истә тотып төзелгән.
Халыкка уңайлы хезмәт күрсәтү өчен онлайн һәм заманча ресепшн булдырылган.
Район халкы кинозалга чиксез шат. "Без бу көнне күптән көттек!" - ди алар.

ИСТОЧНИК