Для авторизации на текущем портале в Вашем профиле ЕСИА должно быть заполнено поле "Электронная почта"

Республиканские порталы Карта сайта Вход

Муниципальный район Кушнаренковский район Республики Башкортостан

Кызыл тан: Кушнаренко спортчылары — Европада иң көчлеләре.

23 Октября 2018
13
0

Күптән түгел Екатеринбург шәһәрендә Европада иң абруйлы “Алтын юлбарыс” фестивале узды. Ярышларда спортның кырык биш төре буенча сигез меңнән артык спортчы, шул исәптән 3300дән артык пауэрлифтингчы катнашты. Бәйгеләрне унике меңгә якын тамашачы күзәтте. Әлеге турнирда Башкортстан спортчылары – Кушнаренко алыплары да катнашты. Алар – тренер Рөстәм Мифтахов әзерләгән спортчылар Рөстәм Рамазанов, Артур Айдаров һәм Руслан Үләев.

Пауэрлифтинг, ягъни көч троеборьесы спортчы өчен иң зур авырлыкның каршылыгын җиңү­дән гыйбарәт. Борынгы заманнарда ук Мисыр, Гыйрак, Кытай һәм Гре­циядә ир-егетләр үз көчләрен күрсәтүдә ярышкан. Пауэрлифтингның башлангычын нәкъ шул чордан исәпләргә була. Безнең эрага кадәр үк Кытайда армиягә алынучыларның авырлыклар күтәрү сәләтен тикшергән­нәр.

 

Борынгы Грециядә дә физик күнекмәләр белән шөгыльләнергә яратканнар. Мәсәлән, бөек грек атлеты Феаген тугыз яшендә үк бронза сынны шактый арага күчерә алган. Грециянең Кротон өлкәсендә яшәүчеләр аеруча көчле булулары белән танылган. Биредә Грециянең иң көчле кешесе Милон яшәгән. Ул, дүрт яшьлек үгезне иңбашына күтәреп, Олимпия стадионын әйләнеп чыга алган. Биредә 143 килограммлы таш табылган. Аңа Бибон исемле кешенең бу ташны бер кулы белән күтәрә алуы турында языл­ган. Грек мәдәнияте йогынтысы көчле булган борынгы Римда кызыклы язма дәлилләр табылган. Сенека үзенең бер елъязмасында авырлыклар күтәрергә тәкъдим иткән.

 

Егерменче гасыр урталарында Көнбатыш илләрендә авырлыклар күтәрү буенча ярышлар үткәрелә башлый. Алтмышынчы елларда аларның кагыйдәләре билгеләнә. Шуннан соң инде пауэрлифтинг бүгенге сыйфатларны ала. 1964 елны спортның шушы көч төренең туган елы дип исәпләргә була. Нәкъ шул чакта АКШта пауэрлифтинг буенча рәсми булмаган, ә аннан соң инде рәсми беренче чемпионат үткәре­лә. 1972 елда Халыкара пауэр­лифтинг федерациясе оештырыла. Ә аннан соң беренче дөнья чемпионаты була.

 

Исеменә тел әйләнмәс, килеп чыгышы белән океан артына ук барып чыкса да, пауэрлиф­тинг­ның Кушнаренкога да мөнәсәбәте бар.

 

Күп тапкыр Русия, Европа һәм дөнья чемпионы Андрей Палей­ның исеме – спортның шушы төре белән шөгыльләнергә теләүче яшьләр өчен үрнәк. Аның яткан килеш штанга күтәрү буенча шәхси рекорды – 340 килограмм. Ул үзе Магниторск шәһәрендә туса да, тамырлары Кушнаренкодан. Аның картәнисе һәм картәтисе Варвара һәм Семен Богатиковлар шунда гомер иткән. Малай бәләкәйдән үк һәр җәйне туганнары Наталья һәм Валентин Богатиковларда кунак була, аларны әти-әнисе урынына күрә. Андрей Палей ел саен туган­нарының каберләрен зират кыла, кар­дәшләре белән очраша. Күптән түгел узган дөнья чемпионатында ул оештыручы да, катнашучы да булды.

 

Кушнаренко авылында яшәүче Рөстәм Мифтаховка да ул юл күрсәтә. Ул сигез яшьләр тирәсен­дә, спортның шушы төренә мөкиб-бән була. 2012 елда беренче тапкыр җитди ярышларда катнаша, түбән авырлык категория­сеннән башлый. Төрле ярышларга барып, илебез­нең күп төбәк­ләрендә була. Русиянең атказанган спорт мастеры. Троеборьеда шәхси рекорды – 662,5 килограмм.

 

– Спортның шушы төрендә билгеле нәтиҗәләргә ирешүем, тормыш рәвешемне тамырыннан үзгәртүем авырлыклар алдында каушап калмавым нәтиҗәседер, мөгаен, – ди спортчы. – Биредә ары­маска, авыртулар кичерергә, җиңелүне кабул итәргә дә өйрә-нергә туры килә. Анык максат билгеләргә һәм аңа тайпылышсыз барырга кирәк.

 

Шул юлда ул үзе артыннан тагын берничә спортчыны ияртә. Дөнья чемпионатында көмеш медаль яулап, пауэрлифтинг буенча спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәгән Рөстәм Рамазанов күптән түгел шөгыльләнә. Әмма спорт белән мавыгуы күптән икән. Ул үзе яшәгән йортта спорт залы җиһазландырган, анда авырлык күтәрү өчен махсус корылмалар куйган. Мифтахов аны үзе белән шөгыльләнергә чакыргач, ул Кушнаренкодагы физкультура-сәла­мәтләндерү үзәгенә килә. Биредә залда да шөгыль­ләнеп, ул 8 атнада дөнья-кү­ләм турнирда көмеш медаль алуга ирешә.

 

Шушы ук турнирда алтын медаль яулаган Артур Айдаров, Рөстәм кебек үк, барлык тормышын спортка багышлаган кеше түгел, алар – шәхси эшкуар. Икесенең дә гаиләсе бар, балалар үстерәләр.

 

– Спорт безгә тормышта да ярдәм итә, ә пауэрлифтинг туры мәгънәсендә авырлыкларны кү­тәрергә ярдәм итә, – ди алар бертавыштан.

 

Без аларга, авыр йөкләр тик спортта гына булсын, дип телибез. Яңа җиңүләр сезгә, егетләр!

 

 

Резида ВӘЛИТОВА.

 Источник: https://kiziltan.ru/sport/15046-dnyaga-tanylgan-alyplar.html

Открой Свою Республику: открытаяреспублика.рф
  • Кызыл тан: Кушнаренко спортчылары — Европада иң көчлеләре.